Кайда йокты? Инде хәтерләмим…
Авыру инде бахыр апагыз.
«Сәеррәк»- диеп билгеләгез,
Яки «Юләр»- диеп атагыз…
«Шигырь»- дигән татлы чир йоктырдым,
Барлык вөҗүдемне биләде.
Куенына алып иркәләде,
Колагыма җырлар көйләде.
Илһам белән мине таныштырды,
Рухландырып күккә аштырды.
Сүзләр урманында адаштырды,
Иҗат ләззәтеннән шаштырды.
Моң биләүләренә биләде дә,
Илаһи бер дөнья ачтырды.
Көннәремне нурга күмде, кайчак
Төн йокыларымны качырды…
Авыру билгеләре анык түгел-
Гел үзгәреп тора халәтем.
Диагнозым ачык билгеләнде:
«Шигырь яза алу сәләте» !!!
Рүзия Камаева
19.12. 2018