Салып ташла хөсет бишмәтеңне,
Көнче пиджәгеңне эл чөйгә,
Бүтән кимә! Атла ихлас көйгә,
Эчтән генә «Әлхәм»не сөйлә!
Корьән белән сугар бар тормышың:
Намаз, дога, кал(е)бең валчыгын,
Шул мизгелдә үтәр бар сырхавың,
Чистарыныр намус капчыгың!
Аең калкыр төпсез күкләреңдә,
Дөньяларың шулчак яктырыр,
Күңелеңдә якты хис уяныр,
Йөрәгеңнән татлы моң саркыр !
Йөзләреңдә мәңге сүнми торган,
Кояш кебек затлы нур балкыр!!!
Марсель ШАРАПОВ
Арча 11.04.2017.