Таты тансык ирегең!

Кисте дә канатларыңны,
Дөнья тыкты читлеккә.
Затлы булса да чит- чите
Хөрлек җитмәү читен лә.
Бер карасаң барсы да бар,
Җиме дә җылысы да,
Сайрап кына утыр инде
Мактаулар арасында.
Кемгә тигән әле мондый
Сокланулы карашлар?
Кайберсе хәтта көнләшеп
Уфтанган сүзләр ташлар.
Ирек сөйгән җанга ничек
Тоткында яшәү кирәк?
Бу тарлыкны кабул итә
Алыр соң кайсы йөрәк?
Күпләр аңламас синең күк
«Азатлык»- дип шашканны.
Күкрәккә сыймаган җаның
Көтә күккә ашканын.
Сайра шашынып бер- Моңың
Ярсын күкрәк читлегең-
Соң сулышта соң мәртәбә
Таты тансык ирегең!

Рүзия Камаева
03.09.19

 

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!