Кеше гомерләре- телсез сәгать,
Күреп булмый вакыт агышын.
Тик чыңламый гомер сәгать төсле,
Ишетмәссең хәтта тавышын.
Вакыт ага,көмеш чишмәләрдәй,
Алкынланып чаба еракка.
Сүсәрләнә бара үткән гомер,
Охшап кала сынык уракка.
Тугай кебек кеше күңелләре,
Кереп сыенгандыр җаннарга.
Артта калган хаят ачылары,
Сеңеп калган безнең каннарга.
Раилә Нигъмәтҗанова,
21.04.17