Тимәгез!

***
Син — көчле бит, диләр. Ә мин менә
Кабыгыма кереп бикләндем.
Нәзберек җан хәлсез гәүдәм булып,
Аратасын куйды чикләрнең.

Җебегән, дип, яңаклады берәү,
Башны иеп тордым, дәшмәдем.
Иңнәремдә адәм күтәрәлмәс
Йөгем барда кирәк яшьләрем…

Хисләреңдә — пафос, диде кемдер,
Ышанмады ихлас йөрәккә …
Ясалмалык минем сүрү түгел,
Хакыйкате үткән үзәккә.

Җансыз, диеп, җанны ашадылар,
Безгәме соң каты бәгырьлек!..
Дөнья үзе — тере гәүдәләрне
Үле җаннар баскан каберлек…

Яши белмим, ахры, кысаларда —
Ызаннары күптән җимерек.
Күндәмлеккә ант эчкәндә генә
Баш калкытып куя кирелек.

Җайсыз адәм, диеп, һич булмаса ,
Җиз иләккә салып иләгез!
Мең юньсезлек аша исән калган
Татарлыкка ләкин тимәгез!
07.04.2017.

Гөлүсә Батталова

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!