Тормыш сынавы

 

Бу кешегә нигә, ни өчендер,
Ходай биргән авыр сынауны,
Дус ишләре гөрләп яшәгәндә,
Аның юлы гына томанлы.

Ике тәгәрмәчтә бар өмете,
Тыштан гына тузеп- елмая,
Кырын салып кигән түбәтәйне,
Әйткән төсле,миңа юл кая?

Кемдер үтә күз дә салмый китә,
Кемдер яна газап утында,
Аның да бар якыннары шундый,
Көрәшкәне язмыш чатында.

Кеше гүрләренә кеше керми,
Янар йолдызың кинәт сүнсә,
Якты донья нурын курә алмый,
Аның өчен гелдә төн төшә.

Күргән чакта ярдәм кулын сузсак,
Алып бирсәк төшкән әйберен,
Мәрхәмәтлек дигән төшенчә бар.
Җан биргәнгә, Ходай җүн бирер.

Төшенсә дә тормыш шаукымына,
Йөзә бары салкын карашта,
Һәр кайсыбыз ярдәм кулы сузса,
Канатланыр гуя фәрештә.

Сәлимә Нигаматова
Башкортстан

1. 06. 2017.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!