Тормышны аңлат

Әни, димен, туйдым дөньясыннан…
Алга атларга калмады хәлем…
Күңелем кайтып, чыдый алмыйча,
Үксеп-үксеп, елаган мәлем…

Әнием, димен, мин бит егылдым,
Торып басарга һич тә юк чамам…
Ялганыннан, тормыш газабыннан
Арыдым тәмам, түзалмый балаң…

Әнием, димен, каян көч алыйм…
Барсы күзеннән ничек югалыйм…
Кемгә ышанмыйм, кемгә ышаныйм,
Моң-зарларымны сөйләп бушаныйм…

Әнием, җаным, мин сиңа кайтам,
Нәни кызыңа тормышны аңлат…
Чәчемнән сыйпа, кочакла, ярат…
Борчуларымны яңадан тарат…
Шиңгән чәчкәңә су сипче кабат…
Нәни кызыңа тормышны аңлат…

Энҗе Хөсәенова,
22.05.2017.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!