Тугыз тулып унбиш минут кына…
Инде ярты гасыр, гүя, узган.
Өтер куя торган каләмемнән
Очып тора инде бары тузан.
Ә карасы тамып йөрәгемә
Нокта уйды… әйе, һич үкенмим.
Ул тамчыдан, телим, чәчәк ясыйм,
Тиле сыман, көтмә, үкермим.
Тугыз тулып ярты гасыр узган,
Ялган вакыт, ялган хисләр катыш.
Тузан кунган, әмма мәңге тузмас,
Үлмәс йөрәк белән яшәп ятыш.
Фәридә ХӘCӘНОВА
07.10.17.