Ямьле Рәсәй урманында
сандугачым сайрады,
тукранбайның бавырына
кошның моңы кадалды.
Үз янына җыйды тукран
карга ,тилгән, козгынны.
Әйтә куйды: «Һай, туйдырды
моң кәрзине — сандугач!
Минем эчем борып ала
ул матур җырын сузгач!
Булды, җитте, күп сайрады —
җыр-моңнарын таратты,
һәммә кошны, жанварларны
авызына каратты!
Бүген кичкә җыелабыз бәйгегә,
менә шунда карап карыйк —
кем алдыра, кем кала!
Нишләргә икәнен сезгә әйтмим,
сорамагыз-бер нәрсәгә өйрәтмим!
Ә мин әз-мәз тәмәкемне көйрәтим…
Бәйге башланыр алдыннан
асыл кошны тоттылар,
канаткайларын каерып
җиз читлеккә тыктылар.
Сүз бирделәр сандугачка
«Әйдә, хуш, сайра,- диләр,
йөрәкләрне җыр-моң белән
тагын бер майла», — диләр.
Тыңламады ай асыл кош —
бер аваз чыгармады.
Ирексезләп? Юк! Җырламый…-
читлектә сайрамады!
Өйрәнмәгән козгын кебек
өстән кушкач очарга,
кушмак — сездән, ә йөгермәк
бездән булыр-ярарга!
Алды сүзне тукранбай:
«Җырлыйлар менә болай!»
Тик моң гына чамалы,
булса да баш чалмалы.
Ә шулай да барабанга
шар сугып тукылдады,
Карга, козгын ,тилгән кызы
тыпырдап биеп алды.
Тавыш көчле, көй чыкты,
көй чыкмады — тончыкты,
карлыккан тавыш — аваз!
Сөбеханалла! Кот чыкты!
Моны күреп карлыгач
шаккатты, тел шартлатты,
Кулын чабып арыгач
тукран янына басты.
«Җырың иллә җилле булды,
син бәйгене оттың»,- ди.
Зур суалчан каптырды:
«Менә сина приз!» — ди.
Ә сандугач гарьлегеннән
сайрауларын ташлаган,
җырлап әллә баеп була…-
яңа тормыш башлаган.
Ә карлыгач нишли ала-
«Өстән» фәрман өстәлдә,
Сәләт бармы синдә, юкмы?
Анысы вак мәсьәлә!
Тормышта еш шулай була,
тукраннар — хөкемдарлар!
Яннарында чатыр чаба
Карга-тилгән кебекләр.
Гади халык нишли ала —
Андыйлар югарыда…
Беләсең килсә адәмне
Син хуҗа итеп кара!!!
Марсель Шарапов,
30.03.2017.