Уйларым

Озатырмын уйларымны
Очсын диеп болытларга.
Кышлар белән юатырга,
Язлар килгәч елатырга.

Алып китсен каурый болыт,
Кайтмый торсын озак торып.
Кире кайтып уйлатмасын,
Йөрмәсендә мине борчып .

Күтәрә алмас аска төшәр,
Минем уйлар авырла шул.
Юа алмас тамчылары,
Еллар буе керләнгән ул .

Тик уйларны алып булмый,
Каурый болыт аны алмый.
Эзәрлекли көн дә мине,
Тыңгы бирми, армый-талмый.

Зиннур Тимергалиев,

Арча, 2.06.2017

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!