Уйлатты!..

Туктатты.
Иңрәтте. Сызлатты…
Сулкылдый күңелнең мең кылы.
Өзелде!
Өзелде аралар…
Син киттең, мин калдым —
ялгызым!
Ялгызым керәсе кышларга?..
Зәмһәрир көннәрнең салкыны —
җанымда.
Җанымда – күзләрең карасы.
Агармас. Ялганмас ялгызлар арасы.
Көннәрне үтәсе ут йотып,
котыпның салкыны яндыра
бәгырьне…
Бәгырьне телемләп телгәндә
ничекләр яшисе?
Ничекләр үтәсе алдагы гомерне?!
… Туктатты ялгыз бер яфрак…
Саргайган.
Җәйнең бер көнендә
түземе төкәнгән, күрәсең.
Ялгызы!..
Ята ул агачы төбендә.
Өзелгән.
Бердәнбер түгел лә…
Үрелеп алмакчы идем дә,
сагышым кулымны пешерә.
Кояш күк тоелдым үземә!…

Сүрия Мингатина
20.08.2019

Оцените статью
Куңел чыңы
Подписаться
Уведомить о
guest
0 комментариев
Межтекстовые Отзывы
Посмотреть все комментарии
Не копируйте текст!