Укытучы бәхете

«Укытучы бәхете нидә?»- дисәк,
Сабыйның саф, чиста аңына,
Тәүге хәреф, кушу-алуларны
Иңдерүдә ачык чагыла.

«Укытучы бәхете ни ул?»,- дисәк,
Укучының тыйнак булуы.
Тырыш, уңган булып, иптәшенә
Һәрчак ярдәм кулын сузуы.

Укытучы бәхете – укучының
Җәмгыятьтә урын табуы.
Ил-көн өчен файда китерүе,
Кыйбласына туры баруы

Укытучыга бәхет кайчан килә?
Тыныч картлык ишек какканда.
Рәхмәт хисе белән, олыгайган
Укучыларыгыз кайтканда.

Равил САДРИЕВ
25.09.2008

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!