Бер. Ике. Куркам…
түбәләргә кисәк ауган кар кебек
шикле күзләр, сүзләр, күләгәләр
ава өскә. уйлар күбек — күбек.
берсен — берсе изеп һава тышлый
саны чыкмас шикләр аңны кисә:
юк, йоклама. алар, алар, беләсең бит!
синең бары күз йомганың көтә!
күрәсең бит? кай вакыттан бирле
ишек катын саклый. селкенми дә
аякларың күтәр! тоймыйсыңмы?
калтыранып куя салкын идән.
беләсең бит: ишек арты ишек.
кайсын ачма — шомлы итеп елый.
Ачма! нигә сиңа артык күләгәләр?
Куллар җитмәс булганнарын саный.
Елама…
Түз бары — таңгача,
Булмаса — күзләрең сүнгәнче.
кайчан да бер тапкыр тынарлар.
тик үзең аңарчы сүнмәче…
…
Сорау сыман калкып тора күләгәләр
саны чыкмас шикләр аңны кисә.
Гаепләмә мине. Бүген тагын
куркам.
куркам утны сүндерергә
Гүзәлә
Балтач районы, Куныр авылы