Бу дөньяда үз — үзеңне аклар өчен,
Күңелеңне яралардан саклар өчен,
Хисләреңне «ят»- якыннан яклар өчен,
Вакытында китә белү кирәк икән.
Йөрәгеңне әрнүләргә салмас өчен,
Тормыш давылында авып калмас өчен,
Иңгә көч җитмәстәй йөкне алмас өчен,
Вакытында әйтә белү кирәк икән.
«Сагыш» дигән дәрьяларда батмас өчен,
Болыт каплаган таң булып атмас өчен,
Үз җаныңны чит учакка якмас өчен,
Вакытында кайта белү кирәк икән.
Рүзия КАМАЕВА
22.09.19.