Хакыйкать

 

Сагынырсың,
кабынырсың,
табылырсың,
табынырсың,
талпынырсың…
үкенерсең,
үрелерсең,
үрмәләрсең,
үртәлерсең,
үпкәләрсең…

Җаның эзләр,
табалмассың…
Син дип көйгән,
сине сөйгән
күптер җирдә.
Син дип сулап,
сине уйлап,
сагынучы,
табынучы
булмас бер дә… —
очратмассың. 
Килер бер көн
исеңә төшәр:
уйланырсың,
уфтанырсың,
минем кебек
тукталырсың…
Башкаларны
күрмәс хәлгә
бер җитәрсең… —
Мин бизәрмен.

Сүрия МИНГАТИНА 
28.05. 2017

Не копируйте текст!