Хатын-кызга бәхет өчен нәрсә кирәк?
Кирәк сөю, матур сүзләр, терәк кирәк!
Күңеле тулып, бераз елап алган чакта
,,Нәрсә булды, матурым?” – диеп сорау кирәк!
Хатын-кызга бәхет өчен бала кирәк!
“Балам!”, диеп,”Багалмам!” дип типсен йөрәк!
Тигез тормыш, имин көннәр, җан сихәте…-
Хатын-кызга күп кирәкми – бик аз кирәк!
Гөлфия Шиһапова,
Олы Әтнә авылы
25.12. 2016