И, Ходаем, рәхмәт укыйм сиңа
Киң ачасың һәрчак юлымны,
Әллә кайдан белеп торасың бит
Башка килгән һәрбер уемны!
И, Ходаем, рәхмәтең киң синең
Онытмасаң иде алда да,
Белгән догаларым көн дә укыйм
Кичер, Тәңрем, хата кылсам да!
И, Ходаем, сакла балаларны
Гомер сукмаклары башланды,
Тормыш көймәсендә, зур диңгездә
Ишкәкләрен ишә башлады!!!
Марсель Шарапов,
24.05.2017