Ходайга сорау

Син яралткан Адәмнәрме соң без?
Безнең үзәк үзле балчыкмы?
Хәтер җуйдык. Җиргә ник килгәнне
Уйлап тормый уйлар талчыкты.

Богъдай агачын да ботарладык.
Күптән инде. Моннан биш былтыр…
Ә Тәкъдире… безнең кулда аның –
Кемгә – дәрья. Кемгә – шымытыр.

Фәрештәләр куып таратылды –
Артык кашык сыймас казанга.
Дөнья малын әрдәнәләп өйдек
Ахирәткә илтер ызанга.

Син яралткан Адәмнәрме соң без?
Гидайлармы әллә адашкан?
Мәхшәр мәйданында берәү йөри
Иман эзләп сыңар караштан.

Ватаныңда Пәйгамбәрләр булмый –
Табындырса купшы әләмнәр.
Шайтан ыруында табан ялый
Син яралткан садә адәмнәр…
01.03.2017.

Гөлүсә Батталова,

Әтнә районы,

Күәм авылы

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!