Ялгыз биим

 

Минем күңел ялгыз гына вальс бии.
Бию көе-йөрәгемнең сагынуы.
Мең кәррәгә арткан шушы газапларны
Әйтегезче,онытырга бармы юлы?

Шул биюдә мин ялгызым әйләнгәндә,
Тотып алсаң кинәт язмыш ярларында-
Аңларсыңмы икән минем халәтемне?
Тоярмынмы икән синең барлыгыңны?

Кан тамырын киссәң- ташып әрнү ага,
Җан җырымның оныттырып юлларын.
Шуны сизә торып барбер ялгыз биим.
Шулай рәхәт.Белсәм дә янда син барны.

Айгөл ИМАМИЕВА

Теләче

 

Не копируйте текст!