Дәш инде… Ишетәмсең? Юксынам…
Дөньялар караңгы, сөйкемсез…
Бу салкын, дөм кара төннәрдә
Булырга теләмим мин синсез!
Калдым да җиде юл чатында,
Бик куркам борылып карарга.
Һич югы бу кичтә дәш инде…
Ярдәм ит дөньяны аңларга.
Хәтердә гел соңгы күрешү
Йөрәкне җилкетеп яңара.
Назлардан эрегән җанымны
Калдырма утларда янарга.
Дәш инде, бәгырем, дәш инде,
Күңелемне салмачы зарларга.
Тик синнән көч алам яшәргә,
Чарасыз тынлыктан арала!
Мин синсез… Бер эндэш… Хәзер дәш…
Төн буе көтәрмен. Соңлама!
Коткарчы газаплы уйлардан…
Ярдәм ит дөньяны аңларга!!!
Рүзия КАМАЕВА
Күшәр авылы