Яшәр идем озак 

Яшәр идем җирдә озак-озак
Яшәүләрнең чиге булмаса.
Ходай беркөн өметләрне кисеп,
Гомеремә нокта куймаса.

Яшәр идем сау-сәламәт булып,
Туган һәрбер көнгә куанып.
Сәламләшеп күрше -күлән белән
Хәлен белеп дусның, туганның.

Яши алсам иде балаларга
Яхшы әни булып, кинәнеп.
Кадер — хөрмәтләрдә үтсә иде
Алга таба барыр көннәрем.

Үтә алсам иде сыгылмыйча
Авыр сынауларын язмышның.
Ходаем күрсәткән туры юлдан
Бара алсам иде ялгышмый.

Салиха ГАЯЗОВА

Не копируйте текст!