Ышанам…

Күзләрең төн. Үтеп кереп булмас
Көзге кара кичкә охшаган.
Тик иң түрдә, күзләреңдә синең
Язлар яшеренгән, ышанам.

Күзләрең ут. Шушы учакларда
Исәр-мисәр сыман мин янам.
Шул учаклар теле очларында
Язгы назлар яши, ышанам.

Күзләрең су. Кереп чумар диңгез.
Мин, әйтерсең, суга сусаган.
Акылымны җуеп, сокланамын,
Алар мәрҗәннәргә охшаган.

Күзләрең сер. Кердем, юкка чыктым.
Алар тамчыларга охшаган.
Мин хыялый шушы тамчыларның
Мине сөясенә ышанам…

Гөлзилә Гафурова

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!