Көз, дисез, ышанмыйм, язларның
Назлары җылыта күңелне.
Әллә соң йөрәгем сөюдән
Үзәнгә җыр булып түгелде?
Шатланам, тик белмим, кем икән
Сәбәбе күздәге очкынның,
Җаныма тынычлык иңдергән,
юк иткән көзләрнең салкынын.
Бәхеткә илткән көз — яз бит ул,
Күңелдән бары моң агыла.
Юрамыйм бернигә, сизенәм
Яз була ел буе, яз була.
Фәридә Хәсәнова,
12.09.2018