Югалтасым килми!..

Аерым, аймыл үткән гомерләр,
Хыяллар да уртак түгелләр…
Ник соң тартыла күңелләр?!
Синең ярдан минекенә
Сузылмас шул күперләр…
…Кызганыч…

Күңелемдә урын алсаң да,
Сине уйлап көйсәм, янсам да,
Яныңа баралмыйм,
Күзеңә багалмыйм,
Кулыңнан алалмыйм…
… Аяныч…

…Сине югалтасым килми,
Ничек яшим сине сөйми?!
Сине уйлап очып йөрү,
Җырларыңнан хыял үрү,
Уйларымны назга төрү-
Куаныч!!!

Зөһрә Хәкимуллина,

Биектау
5.05.2017.

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!