Юк бит балам

Һәрбер бала — бәхет җимешедер,
Тик ул гөлем чәчәк атмаган.
«Балам», диеп, кайнар кочагымда
Назлап устерергэ язмаган.

Өебездә уенчыклар бик куп,
Алар белән беркем уйнамый.
Булмә уртасында нәни бишек,
Ул бишектә сабый еламый.

Урамнарда, комда уйнап йөргән
Сабыйларга илтә юлларым.
«Балам», диеп, чит-ят балаларга
Тартылалар минем кулларым.

Нәни сабыйларны кургән саен
Кызулана йөрәк тибешем.
Кукрәгемә кысып кочар өчен
Булмады шул балам- җимешем…

Голбаниз Сәгыйдуллина,

Теләче районы

Оцените статью
Куңел чыңы
Не копируйте текст!